tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәрбер кешенең җаны башка кешегә яхшылык эшләгәндә шатлана.
Һәрбер кешенең җаны башка кешегә яхшылык эшләгәндә шатлана.

Һәрбер кешенең җаны башка кешегә яхшылык эшләгәндә шатлана.

2024 елның 25 гыйнварында «Атайсал» мәдәни үзәгендә Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы « «Әйләнәдә яхшылык тарат!»» (Передай добро по кругу») исемле хәйрия концерты үткәрде. Концертта Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге «Йолдыз юлы» балалар бию студиясе катнашты һәм балалар филармониясендә урнашкан «Бәхет» вокаль студиясе, җитәкчесе Мөхәммәдиева Гөлсина. Чараны Башкортстан Республикасының атказанган артисты Хәсән Усманов бизәде, шулай ук «Нәүрүз» фольклор ансамбле һәм «Ялкын» төркеме милли колорит өстәде. Күргәзмә-сату оештырылып, барлык тамашачыларны һәм катнашучыларны чәй белән сыйладылар. Алынган акчалар СВО катнашучыларына ярдәм итү өчен китәчәк.

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Хакимов Заһир Әхсән улы, Башкортстан Республикасында халык фронты штабы җитәкчесе Брыкин Виталий Федорович сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, оештыручыларны бүләкләделәр.

Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы Дуслык Йорты директоры Саматова Эльмира Радифовна һәм «Уфа шәһәре хатын-кызлар Берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Мигранова Римма Тимерьяновна катнашты.

Концерт программасы милли бердәмлеккә, ватанпәрвәрлек һәм, әлбәттә, яхшылыкка багышланган иде. Рухи бердәмлек идеяләрен формалаштыру һәм тарату, Ватанга мәхәббәт һәм патриотик мөнәсәбәт тәрбияләү һәр кешенең максаты. Балаларны башкаларга карата кызганучан булырга, үз эшләре өчен җаваплы булырга өйрәтергә кирәк. Игелекле, ярдәмчел һәм гармонияле кешене тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларының берсе — балаларның хәйрия эшләрендә катнашуы. Балалар сугышчыларга хатлар яздылар. Әйе, игелекле эш өчен бүләк – аның үз эшендә.

Концерт тәмамланганнан соң барлык катнашучылар һәм тамашачылар «Әйләнәдә яхшылык тарат!» флешмобында катнаштылар. Заһир Хәкимов әйткәнчә: “Без яхшылыкны күреп, аны чын мәгънәсендә кадерли алабыз. Үз вакытын кызганмыйча, үз эшләрен читкә куеп хәйрия концертына килгән, яхшылык эшләргә ашыккан һәр кешегә рәхмәт!»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*