tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Данис Фәнис улы!
Хөрмәтле Данис Фәнис улы!

Хөрмәтле Данис Фәнис улы!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Данис Фәнис улы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, аның рухи дөньясын колачлап гомер итүегез Сезнең яшәү рәвешенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитытын җитәкли башлаган еллардан ук, Сез һәрвакыт максатчан хәрәкәт итеп, милләтебезгә ярдәм итү өчен барлык көчегезне һәм тәҗрибәгезне кулланып, халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, зирәк җитәкче булуыгызны дәллиләдегез.

Тормыш күгегез һәрвакыт аяз булсын, янәшәгездә Сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*