Засвияжьеның Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгендә район ифтары узды. Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесендә җитмештән артык дин кардәшебез катнашты.
Өлкә Губернаторы һәм шәһәр башлыгы, район администрациясе һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә ачылган Ислам мәдәният үзәге уңышлы гына эшләп килә. Биредә мәхәллә мөселманнары биш вакыт намаз укыйлар. Намазга йөрүчеләр арасында Пригородный, Кувшиновка, Карлинское һәм Сельдь бистәләреннән кадәр килүчеләр дә бар. Мәхәллә ашханәсендә Коръән укыту, балага исем кушу һәм никах мәҗлесләре, ифтар һәм корбан ашлары уздырыла. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын башкаруны да тулысынча үз өстебезгә алабыз, ди үзәкнең җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов. Шулай ук атнага бер тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дин нигезләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә. Мәхәллә халкының бала-оныклары татар теле һәм гарәп графикасы дәресләренә бик теләп йөриләр.
Хәзер инде традициягә кергән район ифтарына мәхәллә мөселманнары, шәһәр һәм район җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырулы иде. Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов аларга изге Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту динебезнең бер баганасы булуы, фитра һәм фидия сәдакасын бирү, зәкят түләү тәртибе турында тирән эчтәлекле вәгазен җиткерде. Җомга һәм тәравих намазларына күбрәге чит илләрдән килеп шәһәребез вузларында белем алучы студентлар йөри, кызганычка, үзебезнең татар егетләре мәчеткә илтүче сукмакны һаман да таба алмыйлар, дип хәзрәт борчылуын белдерде. Ә Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шәфикъ Хасиятулла улы җитәкчелек иткән әлеге мәхәллә традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә, яшьләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, экстремизм һәм радикаль ислам күренешләрен профилактикалауга зур өлеш кертә, диде район җитәкчесе. Ульяновск шәһәр Думасы депутатлары Рамил Абитов белән Алсу Айзатуллина да ислам үзәгенең күпкырлы эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җирле автономия һәм мәхәллә җитәкчесе буларак дөньяви һәм дини эшләрне бергә алып баруы өчен Шәфикъ Иматдиновка рәхмәтләрен җиткерде. Ә Засвияжье районы татарларының лидеры Шәфикъ Иматдинов мәхәллә ифтарын оештыруда ярдәм күрсәткән юмарт эшмәкәрләргә – Рөстәм Валеев, Назыйм Миннебаев, Гадел Нигматуллин белән Рөстәм Аюповка рәхмәтләрен әйтергә ашыкты. Менә шушы асыл, булдыклы эшкуарларыбыз булышлыгы белән мәхәлләбез тулы канлы тормыш белән яши, диде ул. Мәхәллә рәисе алдагы көннәргә уй-ниятләре белән дә уртаклашты. Мәхәллә бинасының подвалын ремонтлап, өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр ачып җибәрергә һәм Пригородныйдагы мөселман зиратын төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә җыеналар.
Мәхәллә активисты Наилхан кардәшебез моңлы азан тавышын яңгыратканнан соң, ифтарда катнашучылар хөрмә җимешләре һәм чишмә суы белән авыз ачтылар. Ә инде Хасиятулла хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артында ифтар ашы – корбан шулпасы көтә иде. Мәхәллә мөгаллимәсе Әлфия Шайхаттарова һәм уңган аш-су осталары тырышлыгы белән әзерләнгән хәләл ризыклар көне буе ураза тотучыларга көч һәм дәрт өстәде.
“Мәхәлләбездә ифтар ашлары көн саен диярлек үткәрелә. Әлеге мәҗлесләр халкыбызны берләштерә, бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтә. Һәрвакытта да безнең белән бергә булган, шатлыкларыбызны уртаклашкан өчен район, татар автономиясе җитәкчеләренә, депутатларыбызга рәхмәт. Алар ярдәменә таянып, без эшебезне уңышлы алып барабыз”,- ди мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов.
И.ХАСИБОВ
Чыганак: emet73.ru