tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике халык – бер Ватан
Ике халык – бер Ватан

Ике халык – бер Ватан

«Мәктәп музее» – 2022 Бөтенроссия проектының 8 нче төп бурычы «Мәктәп музеен үзгәртү» номинациясе. Дубенка районы «Кочкуровская СОШ имени Народного учителя СССР С.И.Дергачёва» мәктәбендәге «Точка роста» мәгариф базасында Наталия Корнишина җитәк-челегендә Медиацентр эшли.

– «Мәктәп музеен үзгәртү» номина-циясендәге биремне укыгач, без вакытлы күргәзмә концепциясе турында уйладык. Баш мие һөҗүме нәтиҗәсендә күргәзмә идеясе эшләнелде, партнеры, урыны, вакыты билгеләнде. Гамәлгә ашыруга керештек, – ди Медиаүзәк җитәкчесе Наталия Корнишина.

– Дубенка районы Ломаты авылының краеведение музее директоры белән шалтыратышып, хезмәттәшлек турында килештек. Экспонатларны сайлап алу өчен татар мәдәнияте музеена экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева безнең өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Биредә авылның тарихы, халкы, әдәбияты, мәдәнияты чагылган экспонатлар урнаштырылган. Гореф-гадәтләрне саклаган өлеше дә бар. Ул татар халык ашларын пешереп, бергәләп чәй эчү белән эчтәлекле экскурсияне тәмамлады. Кунаклар «колак» һәм «алка» милли татар ризык-ларыннан авыз иттеләр. Балаларда Ломат авылы татарларының тарихы һәм мәдәнияте белән аралашудан күп тәэсирләр алып кайттылар.

Ә Ломат авылы музее җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева бу проект турында болай ди: «26 апрельдә Ломаты авылының җирле тарих музеена күрше Корчуровский урта мәктәбе укучылары, Н.А.Корнишина һәм укытучылары Л.В.Киселева җитәкчелегендә килеп, безнең авыл тарихын дәртләнеп тыңладылар. Музей экспонатлары аша Ломат авылы борыңгы мәдәният һәм тормыш һәйкәлләренә кагылдык. Милли татар костюмнары һәм традицияләре әйберләрен күрсәттем һәм килеп чыгышлары тарихын сөйләдем. Әрзә милләтле укучылар сораулар бирделәр һәм безнең традицияләрне үзләренеке белән чагыштырдылар.

Мин аларга шулай ук безнең Бөек Ватан сугышы ветераннары турында да сөйләдем. Экскурсия ахырында, традицияләребез буенча, «колак» һәм «алка» тәмле милли татар ризыкларыбыз белән чишмә суында кайнатылган кайнар чәй эчү безнең гадәткә кергән. Балаларга кыздырылган «колак»лар бик ошады. Кызлар бу ризыкларның рецептын сорадылар һәм өйдә мондый камыр ризыклары пешерергә теләделәр. Шулай итеп, биредә укучылар татар халкы тарихы белән таныштылар, милли сәнгать әйберләренең матурлыгын күрделәр. Рухи-әхлакый тәрбия бирү, патриотик хисләр формалаштыру, күрше халыкларның мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну тәрбияләнде. Барысына да бик ошады», – дип сүзен йомгаклады Ломат авылы музее җитәкчесе һәм экскурсияне алып баручы Мәзидә Якуб кызы Муракаева.

Дубенка районы Кочкурово дигән әрзә авылы янында районда бердән-бер татар Ломат авылы урнашкан. Ломат балалары Кочкурово авылы мәктәбендә белем ала. Ике халыкның декоратив-кулланма сәнгате экспонатларын күрсәтү аша үзара хөрмәт һәм дуслык тәрбияләнә бу экскурсияләрдә. Әйтеп китик, күргәзмәне оештыручылар булып Н.Корнишина җитәкчелегендә «Затея» командасы әгъзалары: Д.Еремкина, П.Наумкина, А.Кочетков, С.Мусина тора. Күргәзмә Ломаты авылының татар мәдәнияте музее белән партнерлыкта әзерләнә. Әрзә мәдәнияте әйберләрен Кочкурово мәктәбе музееннан алалар. Хәзер алар «Ике халык – бер Ватан» вакытлы күргәзмә аша әрзә һәм татар халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышалар.

Әйтеп китәргә кирәк, бәйрәм ялларында һәм яз башы буена музейга халык килде. Кем Ломат авылы тарихы, халкы, гореф-гадәтләрен искә төшерде, кем борынгы бабалары турында мәгълумат алып килде. Халык онытмый үзенең кече Ватаны тарихын.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*