«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе үз хисабына татар журналистикасында өч студентны укытырга җыена. Телеканалда «Әйдә ТНВга» исемле бәйге игълан ителде, бу хакта телерадикомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда сөйләде.
Матбугат конференциясендә телгә алынмый калган сорауларга ул эксклюзив әңгәмәдә җавап бирде.
— Илшат Юнысович, Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә белем алу өчен грант оту конкурсын игълан итәргә нәрсә этәрде?
— Дөресен генә әйткәндә, кайгы этәрде, чөнки бу елдан КФУның көндезге бүлегендә бюджет урыннар бетерелде. Узган ел сигез кеше кабул ителде, аларның дүртесе — татар, дүртесе — рус журналистикасына керде. Быел исә бер урын да бирелмәде. Шулай итеп, бушлай укыту, белем бирү бетерелде. Рус журналистикасында уку өчен Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да барырга мөмкин, ул шәһәрләрдә бюджет урыннар бар, ә татар журналистикасында — юк. Бу хәлдән чыгу юлының беренчесе — ТНВ игълан иткән бәйге. Быел 3 кешене татар журналистикасына укырга кертәбез.
— Ел саен өч журналистны әзеләү проблеманы хәл итәчәкме? Сезнеңчә, татар журналистикасын саклау өчен елына ничә журналистны укытырга кирәк?
— Юк, әлбәттә. Бу гына вәзгыятьне хәл итми. Татар журналистикасын саклап калу өчен кимендә 15 кеше кирәк. Бу хакта миңа университетта әйттеләр. Ике-өч елдан соң без тулаем бер төркем тупларга тиеш булачакбыз, менә шул хакта уйларга кирәк, дип кычкыруым бүген. Мин бу эшне үзем генә тарта алмыйм, чөнки бер кешене укыту өчен елына 135 мең сум акча түләргә кирәк. Өч кешегә елына 400 мең сум дигән сүз. Кыскасы, аларны укытып чыгарыр өчен ике миллион сумнан артык акча кирәк булачак. Ә уку бәясе арта да арта, бер ел элек кенә 85 мең сум иде. Шуңа күрә ТНВның гына көче җитмәячәк. Озын сүзнең кыскасы, төрле редакцияләр, төрле массакүләм чаралары җыелышып, бәлки Татмедиа, бәлки дәүләт белән бергә татар төркемен булдырырга кирәк. Бу — минем беренче адымым. Минемчә, татар журналистикасын профессиональ өлкәдә сакларга телибез икән, укытырга кирәк. Тарих яки филология факультетыннан студентлар алып булмый, профессионалларны үзебезгә әзерләргә кирәк. Мин укыган елларда журналистика буенча 15 кеше белем алды. Бүгенге көндә күбесе шәһәр-районнарда үз һөнәре буенча эшли. Төп максат — КФУда профессиональ журналистика буенча белем алу төркемен саклау, икенчедән, татар гуманитар университетын булдыру. Аннан башка без татар интеллигенциясен саклый алмаячакбыз. Ә өч журналистны әзерләү – шушы максатка бер адым ул.
— Сезгә еш кына студентлар белән аралашырга туры килә. Аларда өмет күрәсезме, сәләтлеме алар?
— Беренчедән, хәзер студентларның күбесе түләүле белем ала. Түләүле булгач, милләтебезгә файдалы һәм кирәк булырдай яшьләрнең укырга керергә мөмкинлеге юк. Икенчедән, чит төбәкләрдән килүчеләр күп. Әйтик, минем ике төркемемдә дә читтән килүчеләр шактый. Мин исә, үз чиратымда, татар телле журналистлар турында кайгыртам. Ә алар аз, алар бетеп бара. Иртәгә безгә кем килер? Кем эшләр? Бу сорау мине бик нык борчый.
— Төп проблема сөйләмдәме?
— Телне белүдә. Алай гына да түгел, татар телендә фикерләү, яңа фикерләр тудыра алырдай кешеләр кирәк. Үзегез беләсез, бу — идеология, тормышка караш. Татар мохите булмаса, идеяләр дә, фикерләр дә тумый. Андый мохит булсын өчен профессиональ белем бирүне саклап калу зарур. Журналистикада, филологиядә, тарих бүлегендә – барысында да татар мохите булырга тиеш. Аннан башка безнең киләчәк юк!
— Татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшли торган ТНВ каналы бүгенге сәяси вәзгыятьтә җилгә каршы бара, дип уйламыйсызмы?
— Беләсезме, сәясәт һәрвакыт үзгәреп тора һәм үзгәрәчәк тә. Әлбәттә, безнең эшчәнлеккә сәясәтнең йогынтысы бар. Ләкин мин булган шартларда эшләргә кирәк, дигән фикердә. Бездән торган әйберләр дә күп диясем килә. Бүген студентларны әзерли башлыйбыз, иртәгә бәлки университет төзи башларбыз. Минемчә, конкрет эшләр эшләргә кирәк. Әйе, сәяси вәзгыятьнең йогынтысы уңай түгел, әмма аның тагын да авыррак еллары булган бит. Мисал өчен Тукайны укып карагыз, анда барысы да язылган. Һәр чорның үз кыенлыклары булган. Мин рус мәктәбендә укыганда, татар телен атнага ике тапкыр гына укыдым. Анысы да факультатив иде. Укыдык бит, нәрсәгә булса да өйрәттеләр. Ул чакта тагын да авыррак иде, Казанда татарча сөйли торган кеше беткән иде. 90нчы еллар безгә көч бирде. Хәзер авыррак, ләкин иң мөһиме — булган шартларда эшләргә кирәк. Һәр кеше үз урынында эшләргә тиеш.
— Россиядә милләтара аралашу теле — рус теле булуын исәпкә алганда, ТНВ каналы башка каналлар белән ни дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле? Икетеллелек каналның рейтингына тискәре йогынты ясамыймы?
— Беренчедән, объектив рейтинглар юк диярлек. Икенчедән, мин икетеллелекне байлык дип саныйм. Республикабызда да ике дәүләт теле исәпләнә. Бу — безнең байлыкның бер сурәте. Әлбәттә, рейтинг өчен икетеллелек авыр. Бер телдә генә эшләсәң, аудиторияңне конкрет беләсең. Ул ягы да бар. Менә шундый кысаларда яшибез.
— ТНВдагы татар һәм рус телендәге тапшырулар нинди процент бәйләнешендә булырга тиеш? Каналның аудиториясе нинди?
— Без ул процентларны күп эзләдек. Тулаем хәл иттек дип әйтеп булмый. Минемчә, һичшиксез күбрәк татарча булырга тиеш. ТНВ — бердәнбер татар каналы. Аудиториябез — татар телен яхшы белгән кешеләр. Шәһәрдә татар телен яхшы белгән кешеләр булса, алар безне карый. Күп кенә татарлар татар телен примитив яктан гына белә, аларга татар тапшыруларын карау авыр бирелә. Сүзнең ни турында барганын аңламасаң, каравы кыен һәм газап.
— Соңгы вакытта кайбер журналистлар тарафыннан әдәби телдән китү фикере еш ишетелә башлады. Сез бу фикерне хуплыйсызмы? Әдәби тел кирәкме?
— Булырга тиеш. Әдәби тел үзе, әдәби тел осталары үрнәк булырга тиеш. Тукайның да теле авыр, катлаулы бит. Әмма ул безне телне өйрәнергә, өскә калкып чыгарга өнди. Телне гадиләштерсәң, фикерләү дә гади була. Кайбер сүзләрне гади генә әйтеп тә булмый.
— Илшат Юнысович, ТНВның татар телле аудиториясе артачакмы? Сез оптимистмы?
— Мин, әлбәттә, оптимист! Дөньялар да, сәясәт тә үзгәрә. Ләкин ТНВ соңгы татарга кадәр эшләргә тиеш. Дөнья йөзендә бер генә татар калса да, без аның өчен эшләячәкбез.