“Иске Казан Түгәрәк уены”нда Татарстанның 22 районыннан 57 фольклор коллектив катнашты, бу инде 400 гә якын кеше дигән сүз. Шуларның иң-иңнәрен 22 август көнне иске татар бистәсендә әлеге фестивальнең Гала – концертында күреп булачак”, – диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
“Иске Казан Түгәрәк уены” фестивале Иске Татар бистәсендә 13.30 сәгатьтә кунакларны каршы алу, такмак әйтүдән башланып китәчәк. Зур сәхнәнең Зәйни Солтан урамы белән Каюм Насыйри урамы кисешкән урында 14.00 сәгатьтә тантаналы ачылу чарасы көтелә. Төп сәхнәдә җыр-биюләр, татар халкының югалу дәрәҗәсенә җиткән уен коралларында уйнау күрсәтеләчәк.
“Зур сәхнә белән генә чикләнмибез. Татар халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдырган фольклор коллективларының чыгышлары өчен аерым бер мәйданчык планлаштырылган. Ул Каюм Насыйри урамы 11 йорт ишегалдында була. Без аны фольклорга якынрак булсын, асылын күрсәтер өчен шундый форматта оештырабыз. Анда йолалар сәхнәләштереләчәк һәм мөнәҗәтләр булачак”, – диде Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
16.30 сәгатьтә “Түгәрәк уен” үзара аралашу уены белән төгәлләнә. “Бөтен килгән коллективлар, кунаклар, тамашачылар белән берлектә түгәрәк уен уйныячакбыз, Алла боерса”, – диде Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
“Бу фестивальдә 60-70 процент балалар катнаша, бу безнең дәвамлылыкның саклануына китерә. Икенче әһәмиятле ягы, фестивальдә катнашкан саен күзәтеп барам: монда Россиянең бөтен төбәкләреннән кем килә ала, барысын да җыялар. Алар очрашып, тупланып үзара фикер алышалар. Бу татар фольклорын саклаучы искиткеч әһәмиятле чара”, – диде “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев.
Айгөл Шәйхлисламова