tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры бинасы Бөтендөнья татар яшьләре форумына бирелә
Камал театры бинасы Бөтендөнья татар яшьләре форумына бирелә

Камал театры бинасы Бөтендөнья татар яшьләре форумына бирелә

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим фикеренчә, Камал театры бинасында эшләү яшьләргә тагын да җаваплылык өстәячәк. Татарстан Президенты бинаның яшьләргә биреләчәге турында ТР Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.

«Киңрәк мәйданга чыккан саен, күбрәк бурычлар өстәләчәк. Яшьләр эшчәнлеге турында да әйтелде. Әйтик, без дә „Сәләт“ белән бер системада: кадрлар әзерләүдә ролебез зур. Проектлар белән шөгыльләнүче татар яшьләре бар, аларны аерым билгеләп үтүләрен ошаттым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ленария Мөслим күптән түгел Бөтендөнья татар яшьләре форумының РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итүен искәртте. «Татар яшьләрен һәм җәмәгатьчелекне Татарстан Президенты атамасын саклап калу мәсьәләсе борчый», — ди ул.

«Президент киләсе елны цифрлаштыру елы дип игълан итте. Димәк, IT өлкәсе үсеш кичерәчәк. Безнең „Ачык университет“ проектын тагын да күбрәк мәйданчыкларда таныту бурычы тора», — диде Ленария Мөслим.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*