tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камилә Вәлиева – Россия чемпионы!
Камилә Вәлиева – Россия чемпионы!

Камилә Вәлиева – Россия чемпионы!

Якташыбыз татар кызы Камилә Вәлиева лаеклы рәвештә Россия чемпионы исеменә лаек булды. Көндәшлек бик югары булган хатын-кызлар арасындагы фигуралы шуу ярышында Камилә кабат рекорд куйды.

Соңгы ярышларда ул үзенең рекордларын үзе үк яңарта башлады. Бу юлы ул ике программа өчен 283.48 баллга ия булды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: икенче урыннан Камилә 35 баллга өстенрәк иде, моның кадәр аерма ярышларда бик сирәк күзәтелә. Мондый югары нәтиҗәләр белән Камилә Олимпиадага һичшиксез барыр һәм анда да рекорд куеп, беренчелекне бирмәс дип ышанасы килә.

Икенче урында – Александра Трусова (248.65), өченчедә – Алена Щербакова (239.56).

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*