tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н чыгарды
Милли китапханә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н чыгарды

Милли китапханә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н чыгарды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.

Милли китапханәдә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә, диелә китапханәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең — язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең — юбилейлары чагылыш таба», — ди оештыручылар.

Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең сайтында бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*