tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каратэ буенча Россия чемпионы Рөстәм Фатыйхов: Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез
Каратэ буенча Россия чемпионы Рөстәм Фатыйхов: Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез

Каратэ буенча Россия чемпионы Рөстәм Фатыйхов: Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез

8-11 сентябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты булды. 84 кг кадәрле категориядә Рөстәм Фатыйхов чемпион калды. Рөстәм Фатыйхов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында Татарстан командасы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә дә катнашты.

Рөстәм Фатыйхов Казанда туып-үскән татар малае. Ул Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназияне алтын медальгә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамлаган. 2015 елдан «Сәләт» яшьләр оешмасы составында. «Сәләт» аланнарында ике ел сәлкеш, аннары әйдаман булып эшли.

Рөстәм Фатыйхов «Татар-информ» хәбәрчесенә шәһәрдә туса да, татарлыкны саклап калуы турында сөйләде.

«Татарча сөйләшү гаиләдән килә. Әти-әни, энекәшләр белән өйдә дә татарча сөйләшәбез. Шуңа күрә сакланган да. Зур өлешне 20 нче гимназия кертте. Без анда татарча укыдык, татар теле дәресләре күп булды. «Сәләт» оешмасы да зур роль уйнагандыр. Чөнки анда да татарча сөйләшәбез. Аралашу булса, тел саклана», – дип сөйләде Рөстәм Фатыйхов.

Россия чемпионатының финалына Рөстәм өчен җан атарга «Сәләт» оешмасыннан дуслары да килә. Ул шулай ук келәмгә дә «Сәләт-Раушан» аланының 2022 елгы гимнына чыга.

«Җәй көне «Сәләт-Раушан» аланында әйдаман булып эшләдем. Аннан туры әзерлек сборларына киттем. Анда гел «Раушан» гимнын тыңлап йөрдем. Шул җырга келәмгә чыгасым килә башлады. Чемпион булуыма дусларым да өлеш керткәндер дип саныйм. Чөнки ярыш дәвамында, финалда алар минем өчен җан аттылар. Безнең финалдагы кебек кычкырганнары булмагандыр. Аларга терәк булганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә», – диде Рөстәм.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*