7 декабрьдә “Казан бистәсе” утарында Кыш бабайга хат җибәрү өчен почта ящигын ачу тантанасы үтте.
Хәзер кечесе, олысы – теләгән һәркем Кыш бабайга хат юллый ала. Кыш бабай һәм аның ярдәмчеләре һәр хатка җавап язып, теләкләрне үтәргә тырышачак. Бәйрәм алдыннан могҗизаларга ышанасы килә бит!