tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана
Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана

Бүген Казан федераль университетында теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары старт ала. Уку ике ай дәвам итәчәк.

Курсларга язылу өчен тест узарга кирәк, аның ярдәмендә телне белү дәрәҗәсе билгеләнәчәк. Алга таба курслар өчен сылтама буенча онлайн-теркәлү узу сорала. Шуннан соң кабул ителү турында гаризаны күчереп алып бастырырга, тутырырга һәм паспорт күчермәсе белән бергә дәрескә алып килергә кирәк.

Формалашкан төркемнәр исемлеге, дәресләр җәдвәле Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2) беренче катындагы фойеда игъланнар тактасында урнаштырылачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Укулар эш көннәрендә, атнага ике тапкыр, 18:00 дән 20:15 сәгатькә кадәр узачак.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7(843)293-94-52.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*