tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан театрларында спектакльләр тифлокомментарийлар белән бара
Казан театрларында спектакльләр тифлокомментарийлар белән бара

Казан театрларында спектакльләр тифлокомментарийлар белән бара

Өченче ел инде Казан театрларында спектакльләр тифлокомментарийлар белән бара – яңа формат күрү сәләте начар булган кешеләргә сәнгатькә якынаю мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә дүрт театрда 16 спектакль сукырлар өчен җайлаштырылган. Тифлокомментаторның театр дөньясына ишекләрне ничек ачуы һәм сәхнә сәнгатен ничек ишетеп кабул итәргә ярдәм итүе турында  укучыларына сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиография эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова сөйләде.

– Гөлүсә Тәфкиловна, тифлокомментатор эше нидән гыйбарәт? Бүген бу һөнәр популяр микән?

Г.З.: Тифлокомментлау – ул сукырлар өчен социаль хезмәт күрсәтү. Шулай итеп, тифлокомментатор сукыр кеше һәм сәнгать арасында ниндидер күпер булып тора. Ул сәхнәдәге яки фильмдагы театраль куелышта булган хәлләрне тасвирлый. Бүген бу сирәк һөнәр, безне Казанда гына түгел, бөтен ил буйлап бармак белән санарга мөмкин.

– Казан театрлары тифлокомментлауга җайлашканмы?

Г.З.: Театрлар идеяне энтузиазм белән кабул иттеләр, тик техник шартлар гына бар җирдә дә яраклы булмады. Тифлокомментаторлар махсус бүлмәдә микрофон белән сәхнәдә барган күренешләрне тасвирлый, ә тамашачылар аларны наушниклар аша тыңлый.

Мин эшли башлаган беренче театр Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры булды. Ул вакытта анда синхрон тәрҗемә өчен җайланма бар иде һәм өстәмә техника кирәк түгел иде. Без гаилә белән карау өчен «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен начар күрүчеләр өчен җайлаштырдык. Җиңел булды дип әйтә алмыйм – бик динамик күренешләр, диалоглар… Әмма бәяләмәләргә караганда, безнең бар да килеп чыкты.

Аннан Г.Камал исемендәге театр булды. Биредә тифлокомментатор эшләү өчен җиһазлар кирәк иде. Аны шулай ук «Аерым караш» хәйрия программасы кысаларында сатып алганнар. Һәм менә шулай килеп чыкты – өч ел эчендә без сукырлар өчен 16 спектакльне җайлаштырдык: 9-ы татар телендә, 7-се рус телендә. Спектакльләр шәһәрнең дүрт театрында – Кариев исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Камал театрында, «Әкият» театрында һәм ТЮЗда бара. Беренче өч театрда без «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Аерым караш» программасы кысаларында «Россия театрларында тифлокомментлаштыру» юнәлеше буенча эш алып барабыз. Казан ТЮЗында спектакльләрне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм безнең китапханә белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Чиксез театр» проекты кысаларында күрсәтәләр.

– Сез балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спектакльләрне шәрехлисез. Эштә аудиториянең яшь категориясенә карап аермалар бармы?

Г.З.: Әлбәттә, балаларга аңлаешлырак итеп аңлатырга кирәк, өлкән тамашачы әзерлеклерәк килә.

– Гомумән алганда, кешеләр театрларга ешрак йөри башладылармы?

Г.З.: Җайлаштырылган спектакльләргә без стандарт рәвештә 20 билет сатып алабыз, һәм алар һәрвакыт бик тиз таралып бетә. Безне инде беләләр, безгә тифлокомментлауның нәрсә икәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнебезне аңлатырга туры килми. Тамашачыларыбыз спектакльләр өчен рәхмәт әйтә, алар үсешкә омтыла, сәнгатькә якынрак булырга телиләр. Килешәсездер, театрга бару һәм тамаша буе яныңда утырган сукыр булмаган туганыңның колагыңа пышылдавын тыңлау – бер нәрсә, ә куелыштан бөтен уңайлыклар белән ләззәт алу – икенче.

Алинә Бережная

Кzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*