Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла. Үткәрү вакыты: 2014 нче елның 7 нче феврале. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла.
Оештыручылар белдергәнчә, материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конференциянең төп юнәлешләре:
– хәзерге тел белеменең актуаль мәсьәләләре;
– төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы;
– төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты;
– төрки халыкларның рухи мәдәнияте һәм лингвокультурологиясе;
– тәрҗемә һәм контактология мәсьәләләре;
– төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда яңа алымнар;
– төрки халыкларның дине һәм тарихы.
Конференциягә татар, рус, төрек телләрендә язылган мәкаләләр кабул ителә.
Катнашырга теләүчеләргә 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр бу турыда белдерергә тиешле.
Белешмәләр өчен телефон: (885557)7-52-89 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканаты); 8-906-331-22-34 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы Альберт Зөфәр улы Нигамаев); 8-960-074-73-74 (татар филологиясе кафедрасы доценты Рима Биҗан кызы Камаева); 8-909-312-37-37 (татар филологиясе кафедрасы доценты Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова). E-mail: [email protected]; [email protected]