tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан ярминкәсе»ндә татар дин әһелләренең ХІ Бөтенроссия форумы ачылышы узды
«Казан ярминкәсе»ндә татар дин әһелләренең ХІ Бөтенроссия форумы ачылышы узды

«Казан ярминкәсе»ндә татар дин әһелләренең ХІ Бөтенроссия форумы ачылышы узды

Бүген, 3 июнь көнне, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә татар дин әһелләренең ХІ Бөтенроссия форумы ачылышы узды.

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде: «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Хәзерге вакытта Казанга меңгә якын делегат килде. Дискуссион мәйданчыклар башланган вакытка форум катнашучылары барысы да килеп җитәчәк”. Милли шура рәисе дин әһелләрен бүгенге чараның программасы белән таныштырды, шулай ук иртәгә узачак форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә, дип билгеләп узды.

Билгеле булганча, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү булачак. Татарстан Республикасы Вице-премьеры бу көннәрдә чарага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы расланачагын ассызыклап узды. “Оештыру комитетын федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләячәк”, – диде үз чыгышында Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*