tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләре форумы делегатларына Болгар ислам академиясен тәкъдим иттеләр
Татар дин әһелләре форумы делегатларына Болгар ислам академиясен тәкъдим иттеләр

Татар дин әһелләре форумы делегатларына Болгар ислам академиясен тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан башкаласында XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы старт алды. Көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Форумның рәсми ачылышы булды. Өйлә намазыннан соң делегатлар дискуссион мәйданчыкларга таралыштылар. Шуларның берсе – ТР Фәннәр академиясе. Чараның модераторлары – сәясәт фәннәре докторы, Ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Россия ислам институтының өлкән укытучысы Резедә Сафиуллина һәм Оренбург өлкәсенең Диния нәзрәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов.

Дискуссион мәйданчыкның эшен Болгар ислам академиясен тәмамлаучыларны абитуриентлар кабул итүне оештыру һәм эшкә урнаштыруны оештыру бүлеге башлыгы Айдар Кәрбуллин башлады. Ул уку йортына кабул итү тәртибе, кабул итү кампаниясе вакыты турында сөйләде, укыту программасы турында кыскача мәгълүмат бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*