tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндия татар җәмгыяте имамы татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләре белән уртаклашты
Финляндия татар җәмгыяте имамы татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләре белән уртаклашты

Финляндия татар җәмгыяте имамы татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләре белән уртаклашты

Бүген ТР Фәннәр Академиясе конференц-залында “Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы” дип исемләнгән дискуссион мәйданчык эшләде. Биредә Финляндия татар җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев чыгыш ясады. Ул татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләренең торышы хакында сөйләде.

Билгеле булганча, Финляндия кануннары буенча дин уку йортларында мәҗбүри рәвештә укытыла. “Әгәр дә бер мәктәптә өч кеше бер динне тота икән, ул уку йортында шушы дин укытылырга тиеш”, – диде ул.

Аның сүзләренчә, җирле мәдрәсә тәмамлагач бирелә торган дипломны мәктәптә дә кабул итәләр. “Татар мохитендә белем бирү – безнең өчен зур бәхет”, – диде спикер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*