tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният министрлыгында “Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре” турында сөйләштеләр
Мәдәният министрлыгында “Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре” турында сөйләштеләр

Мәдәният министрлыгында “Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре” турында сөйләштеләр

Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Бүген, форумның беренче көнендә, дин әһелләре 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп эшләде.«Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» дигән темага багышланган дискуссион мәйданчык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. Чараның модераторы Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин булды.

Гадәттәгечә форум эше Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Алга таба катнашучылар алдында Татарстан Республикасы баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Хант-Манси-Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Түбән Новгород мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Татарстан Республикасының Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рафик хәзрәт Насыйров һ. б. чыгыш ясадылар.

Дискуссион мәйданчык эшендә күпчелек чыгышлар эпиграфик ядкәрьләрне өйрәнүгә багышланган иде. Бүгенге көндә Татарстанның Әтнә, Биектау, Кукмара, Әгерҗе, Саба, Балтач, Алабуга, Арча, Чистай, Мамадыш, Менделеевск  һ.б. районнарында шактый зур эшләр эшләнгән. Чыгышлардан күренгәнчә Татарстан җирлегендә иң борынгы кабер ташлары Алтын Урда чорына карый. Ядкәрьләрнең күпчелеген 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башына карый торган ташлар тәшкил итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*