tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре форумы делегатлары интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
Дин әһелләре форумы делегатлары интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Дин әһелләре форумы делегатлары интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашты.

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә татар дин әһелләре Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дискуссион мәйданчыкның модераторлары –  Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир Бикчәнтәев һәм Рязань өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Ринат Бултачеев.

Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин милли һәм дини тормышны яктырту темасына кагылган  контент гади укучы өчен аңлаешлы булырга тиеш, дип ассызыклады. “Безгә яңа алымнарны үзләштеререгә, бер-беребезнең тәҗрибәсен кулланырга һәм мөселман кардәшләребез өчен файдалы контент булдыру өчен уртак көч куярга кирәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Лаеш районы Усад авылы мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов онлайн форматта вәгазьлар уку тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул туры эфирларның зур популярлык казануын искәртте. “Әмма без социаль челтәрләрне ни өчен алып баруыбызны,  ни өчен постлар урнаштыруыбызны истә тотарга тиешбез. Әлеге эшчәнлек Интернет челтәре кулланучыларны динә якынайту өчен кирәк,”  – дип ассызыклады ул.

Форум делегатлары социаль челтәрләрдә дини оешмалар эшчәнлеген яктырту һәм Интернет челтәрендә агарту эшен алып баруның актуальлеге турында фикер алыштылар.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*