tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсенә багышланган дискуссион мәйданчык узды
Казанда Татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсенә багышланган дискуссион мәйданчык узды

Казанда Татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсенә багышланган дискуссион мәйданчык узды

«Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсенә багышланган дискуссион мәйданчык узды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов дини оешманың татар телен саклап калу юнәлешендә алып барылган эшчәнлеге белән таныштырды. Монда ул татар телендә вәгазьләр уку хакында сөйләде һәм  Диния нәзарәте һәм Россия Ислам институты белән берлектә  татар телен укыту программалары булдырылуын, шулай ук  Без татарлар” курслары оештырылуын әйтте.

Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Ихлас” мәчетенең татар телен саклап калу максаты белән кылган гамәлләре хакында  сөйләде һәм шулай ук татар телендә вәгазь уку мәсьәләсенә тукталды. Моннан кала, Альфред Дәүләтшин дини оешмалар өчен грантлар бәйгеләрендә катнашу хакында үз фикерләрен белдерде.

Дискуссион мәйданчык утырышында Мордовия, Тольятти, Оренбург, Самара,  Хабаровск краеннан килгән делегатлар чыгыш ясадылар.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*