tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда максатчан укучы студентлар конгресста булдылар
Казанда максатчан укучы студентлар конгресста булдылар

Казанда максатчан укучы студентлар конгресста булдылар

Бөтендөнья татар конгрессы аша Казанда максатчан укучы студентлар конгресста булдылар. Студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин каршы алды.

Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, аның тарихы һәм биредә эшләп килүче проектлар хакында мәгълүмат бирелде һәм конгресс буенча экскурсия оештырылды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнашкан студентларга Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Студентлар ассоциациясе стипендиясе тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*