tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак
Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак

Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак

29нчы февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Быел турнир ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра.

Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан тудырыла. Җан атучыларны шулай ук сөенеч көтә – тамашачылар арасында оештыручылар спонсорлардан бүләкләр уйнатачак.

Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Шунысы куанычлы, Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә.

Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

2019нчы елда узган ярышларда Россиянең барлык почмакларыннан 120дән артык спортчы катнашты. Ярышларда җиңүчеләрнең һәркайсына кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнарны берләштерү, дуслаштыру, өммәт тормышында актив катнаштыруның мөһим бер чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар яшьләрне дөньяви һәм дини яктан гыйлемле, актив гражданлык позициясенә ия, үз халкының һәм башка милләтләрнең мәдәни-тарихи мирасына хөрмәт белән караучы шәхесне тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*