tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак
Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак

Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак

Җөмәдәл-ахир аеның 18нчы көнендә (12-нче февральдә) Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган.

Конференция кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячаклар, шулай ук кул эше эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырачаклар. Программаның икенче өлешендә Татарстан дизайнерлары абыстайлар, хатын-кызлар һәм кызлар өчен хәзерге татар милли мөселман костюмы моделен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, программада татар милли костюмы темасына стилистлардан мастер-класслар көтелә. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Журналистларны әлеге чараны яктыртырга чакырабыз. Аккредитация өчен телефон: +7 (904) 768-75-84 (Альбина Фатхуллина)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*