tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мөхәммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк
Казанда Мөхәммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк

Казанда Мөхәммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк

21-24 май көннәрендә, Казанда Мухаммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәширләр катнашачак.

Кунаклар 21 майда  ТР Милли китапханәсе белән танышачак һәм биредә Бөтенроссия  китапханә конгрессы кысаларында оештырылган китап ярминкәсен караячак.  Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылачак.

22 майда 9.00 сәгатьттә Татарстан Язучылар берлеге бинасында ТР Дәүләт Советы вице-спикеры М.Г. Әхмәтов  белән очрашу көтелә.

10.30 да кунаклар ТР Фәннәр Академиясенең ТӘСИ «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге белән танышачак һәм шунда ук «Төрки халыклар әдәбияты: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага панель дискуссиядә катнашачак. Соңыннан Ислам мәдәнияте музеенда «Ясави мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсен караячаклар.

Көннең икенче яртысында (16.00 сәгатьтә) ТР Язучылар берлегендә  «Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы: хезмәттәшлек перспективалары» темасына Түгәрәк өстәл кысаларында, Фестивальдә катнашучы авторларның әсәрләре тупланган җыентыкны һәм  татар телендә дөнья күргән казах әкиятләре китабын тәкъдир итү була. Чарада Казахстан Республикасының Татарстандагы консулы катнашачак.

23 майда Фестиваль кунакларын  Болгар дәүләт музей-тыюлыгына мавыктыргыч  сәяхәт көтә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*