tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда Удмуртиядән “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле чыгыш ясады
Тукай музеенда Удмуртиядән “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле чыгыш ясады

Тукай музеенда Удмуртиядән “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле чыгыш ясады

Кичә, 7 нче ноябрьдә, Казандагы Тукай музеенда бик шәп чара булды. Көн салкын дип тормаганнар, кунаклар Удмуртиядән үк килгәннәр. Удмуртиянең Балезино районының Кистем авылыннан “Чишмә челтерәве” дип аталган татар фольклор ансамбле тамашачыларга үз чыгышын тәкъдим итте. Шулай ук Сарапул шәһәреннән гармунчы егетләр килгән иде. Үзләре бер тере театр дисәк тә була. Без кайбер Казанда яшәүче татарлар, миллилегебезне яшереп, искелек калдыгы, яшьләр өчен заманча эшләргә кирәк дип лаф орып яткан заманда, читтәге татарларыбыз халкыбыз традицияләрен саклап, гореф-гадәтләрне яңартып, буыннан-буынга тапшырып бер дигән итеп яшәп яталар икән.

Менә кайда ул горурлык, менә кайда ул миллилек! Эшмәкәр, милләтпәрвәр, татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Зөлфәт Арсланов Сарапулда үз шәхси музеен да булдырган хәтта, гармунда да уйный, җырлый да.

Алина һәм Диләрә исемле кызларның җырлавы, чыннан да чишмә челтерәве кебек, кабатланмас моңга ия тавышлары. Гомумән, һәрбер чыгыш милли үзенчәлекле, шәп булды. Зур рәхмәт сезгә, Казанда күркәм бәйрәм ясаганыгыз өчен. Әлбәттә инде, шундый милли рухлы чаралар оештырып, эшләрен яратып, чын күңелдән, халыкка хезмәт итүче Тукай музее коллективына, афәрин һәм рәхмәт диясе генә кала.

Гөлшат Әюпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*