tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әниләрне хөрмәтләделәр
Әниләрне хөрмәтләделәр

Әниләрне хөрмәтләделәр

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Ноябрьнең соңгы атнасына туры килгән әлеге бәйрәм Тимерьюл районында ел саен зурлап үткәрелә.

Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе Рамил Абитов тырышлыгы белән оештырылган күркәм чара мәктәпләрдә белем бирүче укытучыларның “түгәрәк өстәл” артында фикер алышуы белән башланып китте. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Дмитрий Зверев, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Җәмил Хайруллов һәм “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт катнашты. Очрашуда сүз район мәктәпләрендә татар балаларына ана телен укыту буенча түгәрәкләр һәм факультативлар оештыру, мәчетләр карамагында якшәмбе мәктәпләре, татар теле курслары ачу хакында барды.

Татар теленең киләчәге ана теле укытучыларының милли үзаңы ни дәрәҗәдә булуына турыдан-туры бәйле. Күптән түгел Казанда узган “Туган тел” форумында, яшь буынга ана телен өйрәтү бурычы гаиләгә, балалар бакчасы белән мәктәпкә йөкләнгән, ә укытучы аларны бәйләп торучы төп көч, дигән фикер яңгырады. Шуңа күрә автономия җитәкчелеге педагоглар арасында аңлату эшен киңрәк җәелдерергә, активлаштырырга ниятли. Әлеге очрашу шул максаттан чыгып оештырылган иде.

Ә бәйрәмгә милләттәшләребез тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Дмитрий Зверев, шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, мохтариятнең Тимерьюл район бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җир йөзендәге иң кадерле, газиз кешеләргә – хөрмәтле әниләргә бәйрәм уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Алар төрле оешма-предприятиеләрдә тырышып эшләүче гүзәл затларга – Наилә Камалова, Гөлнара Ахметшина, Гөлфәрзан Басырова, Лилия Җамалдинова, Алсу Еремеева, Алсу Сайфутдинова, Венера Зайнуллова белән Эльвира Измайловага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт барлык аналарга да исәнлек, илебезгә тынычлык һәм иминлек насыйп итүен, ир-егетләребезнең махсус хәрби операция зонасыннан җиңү белән кайтуларын теләде.

Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе Рамил Абитов милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез үсешенә зур өлеш кертүләре өчен “Нур” татар халык театры коллективына рәхмәт белдерде һәм сәхнәдә дан тоткан үрнәк әниләрне күчтәнәчләре белән сөендерде.

“Нур”лылар һәм үзешчән сәнгать осталары барлык аналар хөрмәтенә бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*