tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы Ульяновск өлкәсе мөселманнарына тәкъдим ителде
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы Ульяновск өлкәсе мөселманнарына тәкъдим ителде

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы Ульяновск өлкәсе мөселманнарына тәкъдим ителде

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә​ Татарстан​ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан​ әзерләп бастырылган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы —​ Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе төбәгебез мөселманнарына тәкъдим ителде.​ Изге китабыбыз Коръәни-Кәримне тәкъдим итү чарасында​ мәркәзебез Казаннан мәртәбәле кунаклар​ —​ ​ Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук өлкәбезнең дин әһелләре, татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре дә катнаштылар.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»сенең яңартылган басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие​ Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә түләүсез тарату өчен, махсус тираж белән чыгарылган. Күптән түгел​ Ульяновск өлкәсенә дә изге китабыбыз килеп ирешкән иде. Ул өлкәбез мәчетләренә​ таратылды.

Рузия Халимова

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*