tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районында “Татарча сөйләшү һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре” дигән темага мастер-класслар узды
Югары Ослан районында “Татарча сөйләшү һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре” дигән темага мастер-класслар узды

Югары Ослан районында “Татарча сөйләшү һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре” дигән темага мастер-класслар узды

Шушы көннәрдә Югары Ослан муниципаль районында ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан җибәрелгән кунаклар булды. Биредә Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре “Татарча сөйләшү һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре” дигән темага мастер-класслар бирде.

Республикабызда әдәби матурлыкны һәм татар теленең тәмен пропагандалау максатыннан оештырылган чыгышлар халыкка бик ошады. Телебезне үстерүгә таба тагын бер адым ясалды.

Гөлгенә Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*