tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 15 февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел
15 февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел

15 февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел

Бүген, 15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула.

Муса Җәлил –  татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен  бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

2021нче елда Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Бүген Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә герой һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, Шулай ук мәдәни һәм белем бирү учреждениеләрендә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрү планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*