tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көньяк Уралдагы Бәгәрәктамак авылы: шәхесләр һәм язмышлар
Көньяк Уралдагы Бәгәрәктамак авылы: шәхесләр һәм язмышлар

Көньяк Уралдагы Бәгәрәктамак авылы: шәхесләр һәм язмышлар

Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәктамак  (Усть-Багаряк) авылында яңа гына   оешкан татар мәдәниятен, традицияләрне, телне   саклау һәм үстерү иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Газизова Эльза Рәхимҗановна) 2023 елның декабрь ае башында  «Уралның татар авыллары: тарих һәм хәзерге заман» исеме астында V Бөтенроссия (Урал) фәнни-практик конференциясе үткәрде. Чыгыш ясаучылар арасында Казан, Магнитогорск, Чиләбе, Каменск-Уральский, Яр Чаллы шәһәрләре; Башкортостан Республикасы, Курган өлкәсе;  Сарман, Минзәлә, Саба, Биектау кебек республикабыз районнары төбәкчеләре бар иде.  Конференция  Бәгәрәктамак авылының тарихы, билгеле шәхесләре, фельдшер-акушерлык пункты ачылуга 150 ел тулу, Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан шушы авыл укытучыларын искә алу, авыл мәктәбенә нигез салучы, аның беренче директоры булган Камалов Җамалетдин Сираҗетдиновичның (1883-1937) тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Соңыннан конференция, үзенең эшен йомгаклап,    резолюция кабул итте. Аның бер пункты – тарихи документларга нигезләнеп, туганнарының, купсанлы авылдашларының, конференция кунакларының теләкләрен исәпкә алып, мәктәпнең беренче директорының исемен мәңгеләштерү максатыннан, Бәгәрәктамак урта мәктәбенә Камалов Җ.С. исемен бирү турында хакимият органнарына мөрәҗәгать итү. Шулай ук Альберт Борһанов һәм татар төбәкчеләре оешмасының    Камалов исемендәге фонд төзү һәм иң актив укучыларга тапшыру өчен  аның исемендәге премия булдыру тәкъдимен хуплау.

Кем соң ул Камалов Җамалетдин Сираҗетдин улы? Ул 1883 елда ул вакытта Пермь губернасы Шадринск уездына кергән Түбән авылда (хәзерге Чиләбе өлкәсе Кунашак районы   Бәгәрәктамак авылы) туа. Ярлы гаиләдән чыккан булуына карамастан, башта авыл мәдрәсәсен тәмамлый. 1902-1905 нче елларда Шадринскта вакытыннан алда имтиханнарны уңышлы тапшырып, дүрт класслы училище тәмамлый,     башлангыч сыйныфлар укытучысы квалификациясе  ала. Алга таба да үз белемен күтәрү өчен Уфа шәһәрендә, Төркиядә, ә соңыннан Екатеринбургтагы Мөселман институтында укый. Аның турында хезмәттәшләре язып калдырган истәлекләрдән күренгәнчә, Октябрь революциясенә кадәр Шадрин өязенең земство идарәсе секретаре итеп сайлана. Милли мәктәпләр ачарга патша хөкүмәтеннән ризалык алу бик кыен булганлыктан, үз авылында татар теле дә укытыла торган дөньяви рус мәктәбе ачарга земстводан рөхсәт ала. Кирпечтән мәктәп бинасын төзү өчен земство акча да булеп бирә.  Ләкин бу эшкә авылның дин әһелләре  каршы чыга. Алар авыл җыенында, балаларны христиан диненә кертәләр, дип, авыл халкында ялгыш фикер тудыралар. Шулай  итеп, мәктәп ачылмый кала.

Авылда мәктәп булдыру идеясен ул Октябрь революциясеннән соң тормышка ашыра. Аның тырышлыгы  белән туган авылында 1922 елда татар-башкорт башлангыч мәктәбе ачыла. Урал өлкәсендә милли мөселман мәктәпләре инспекторы булып эшли. Аның инициативасы белән  авылдагы башлангыч мәктәп   1932 елда районда    беренче сигезьеллык  мәктәп итеп үзгәртелә. Анда якын-тирә  авыллардан да балалар килеп белем ала. Аның директоры, тарих, география фәннәре укытучысы була. Уку-укыту эшен оештыру белән беррәттән, шул авыр елларда балаларны бушлай тукландыру җаен таба: мәктәпнен берничә аты белән чәчүлек җирләрен эшкәртеп кергән табыш хисабына укучыларны  ашатуны оештыра. Аның тырышлыгы белән аеруча мохтаҗ укучылар елга берничә тапкыр кием-салым белән тәэмин ителә.

Әйе, авыр елларда ул кабызган мәгърифәт учагы сүнми, сүрелми. 1952-53 елларда Бәгәрәктамак авылында мәктәп өчен яна кирпеч бина төзелә. Ә 1983 елда заманча төзелгән өч этажлы урта мәктәп бинасы үз ишекләрен ача. 2022 елда (25 сентябрь – 4 октябрь) төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия Урал форумы кысаларында Бәгәрәктамак авылында беренче мәктәп төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Мәктәп бинасына  беренче директор Камалов Җамалетдин Сираҗетдин улының барельефы төшерелгән истәлек тактасы куелды.

Авылдашларының сөйләве буенча, бик зыялы шәхес була ул. Бик бай, сирәк китаплардан торган китапханәсе дә була.  Авыл халкы, укытучылар каршында төрле темаларга чыгышлар ясый. Укучыларына ныклы белем, патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирә. Гаиләдә кайгыртучан ир, әти була, балаларын бик ярата.

Революция, гражданнар сугышы елларында «Идел-Урал Штаты» төзү идеясен яклап чыга. Бу идеяне татар, башкорт халкы арасында тарату өчен актив эшчәнлек алып бара.

Тырыш, белемгә омтылучан кеше була. 54 яшендә Чиләбе педагогия институтының тарих факультетына читтән торып укырга керә. Кызганычка каршы, бер генә семестр укып кала. 1937 нче елның 25 октябренда  Жамалетдинны, әләкчеләр доносы белән, революциягә кадәр земство секретаре булып эшләгәнлеген истә тотып, контрреволюцион эштә гаепләп, чит ил шпионы дип, үзенең җиде иптәше белән бер гаепсезгә кулга алалар. Шул ук елның 25 ноябрендә атып үтерелә. Кайда җирләнгәне билгесез. 1959 елның 3 ноябрендә ул вакыттагы Урал хәрби округының 1203 нче карары нигезендә аклана, реабилитация турындагы  карар 9 декабрьдә хатыны Камалова Рәйханага тапшырыла.

Аларның биш кызлары, ике уллары була. Уллары Ризанур Бөек Ватан сугышының Ленинград фронтында һәлак була,  Рәфкать күп еллар хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри, соңгы елларда туганнары ачыклаганча, 1942 елда Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була.

Халык дошманы хатыны буларак, Рәйхана апага күп кенә рәнҗетүләр, кимсетүләр  күреп яшәргә туры килә. Әтиләре кулга алынгач, Кунашак мәктәбе укучылары Халисә һәм Гатифәне комсомолдан чыгаралар һәм тулай торактан куалар. Шунлыктан, укуны дәвам итә алмыйча, туган авылларына кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

Тормышларында күп кенә авырлыклар күрүгә карамастан, биш кызның барысы да белем ала, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсә, гаилә кора, балалар үстерә. Ә иң кечкенәсе, әтисеннән 9 яшьлек  булып калган 1927 елгы Тәзкирә Бөек Ватан сугышы ветераны Борһанов Әхмәтҗан Мөхәммәтша улы белән гаилә кора. Алар дүрт малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның уллары Альберт, зыялы нәселнең дәвамчысы, әнисе ягыннан бабасының эшен дәвам  итә. Бабасы нигез салган мәктәпне тәмамлап, ул да Чиләбе дәүләт иститутының тарих бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укып, тарихчы –археолог  һәм көнчыгыш илләрен өйрәнүче белгечлеге ала. Хәзер Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, БТК Милли шура Советы члены.

Бабасы һәм оныгының язмышлары охшаш:  алар икесе дә халыкка хезмәт итү юлында. Татар халкының көче һәм бөеклеге  – күренекле шәхесләрендә.  Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны шәхесләр елы дип игълан итте.   Данлы шәхесләребезнең милләтебез өчен кылган  эш-гамәлләре хакында   халкыбызга, киләчәк буыннарга җиткерү, аларның исемнәрен мәңгеләштереп калдыру – без – төбәк  тарихын өйрәнүчеләрнең дә изге бурычы.

 Илдар Сафин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*