tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырвидә район гармунчылары ярышты
Кырвидә район гармунчылары ярышты

Кырвидә район гармунчылары ярышты

Ләмберә районы Кривозерье авыл клубында тулы аншлаг белән «Уйнагыз, гармунчылар!» конкурсы үтте.

Конкурс программасында Ләмберә, Кырви-Кривозерье, Татар Тавласы, Пензятка, Берсеневка, Александровка, Николаевка авылларыннан артистлар катнашты.

Кырви авылыннан конкурста кат-кат катнашкан Касыйм Кәримов, Татар Тавласыннан Рафаэль Файзуллов, Берсеневкадан Зыя Максутов һәм башкалар чыгыш ясаганнар. Барлык артистлар тамашачыларның көчле алкышлары астында чыгышларын ясаганнар һәм гармунчыларга махсус номинацияләрдә истәлекле бүләкләр тапшырылганнар.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*