tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл-Мишә авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре
Кызыл-Мишә авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре

Кызыл-Мишә авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре

Төзекләндерү эше тулысынча авыл халкы ярдәме белән башкарыла. Төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр шөкер күп булды. Исемли башласаң кемнәрдер онытылып калыр кебек. Барсына да җомга, гает намазларында исемләп рәхмәт җиткерә Кызыл-Мишә авылы мулласы Дамир хәзрәт.

Шушы көннәрдә мәчеттә җылылык челтәре алыштырылды. Бу хезмәтне башкаруда авылыбыз егетләре үз өлешләрен керттеләр. Ә җылылык системасын янартуда бик зур өлешен кертүчеләрне исемләми калу мөмкин түгел: “Шагипов Рияз Хәмит улына, Хафизов Денис Наис улына, Гатиятуллин Ризат Шархемулла улына, Аллаһы Раббыбыз разый булсын”, – диде Кызыл-Мишә авылы мулласы Мөхәмәтҗанов Дамир.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*