tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды
07.11.2019  - Вручение театральной премии имени М. Салимжанова  (фото Салават Камалетдинов)
07.11.2019 - Вручение театральной премии имени М. Салимжанова (фото Салават Камалетдинов)

Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды

Легендар режиссёрның туган көнендә Камал театры сәхнәсеннән Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары игълан ителде. Премияне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Быел бу премия Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевкә, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗевкә һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссёр Илгиз Зәйниевкә бирелде.

«Минем бүләкләр алганым бар. Әмма монысы иң кадерле бүләк. Марсель Сәлимҗанов белән эшләү үзе бүләк иде. Мине популяр ясаган кеше дә ул иде», – диде Равил Шәрәфиев.

Мансур Гыйләҗев әтисе Аяз Гыйләҗевның Марсель Сәлимҗанов белән дуслар булуын искә алды. «Мин бу премияне акларга тырышырмын», – диде ул.

Илгиз Зәйниев премиянең жаваплылык булуын әйтеп, бөтен театрлардагы үзе белән эшләгән артистларга һәм укытучыларына рәхмәт әйтте.

Камал театры залында Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым Сәлимҗанова да бар.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате өлкәсендәге премия 2014 елда гамәлгә куелды. Премия 2 елга бер тапкыр 3 кешегә тапшырыла. Быел ул бишенче тапкыр тапшырылды.

Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары арасында Камал театры артистлары Ринат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев, драматург Салават Юзеев һәм башкалар бар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*