tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы 60 еллык юбилеен билгеләп узды
Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы 60 еллык юбилеен билгеләп узды

Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы 60 еллык юбилеен билгеләп узды

Бүген, 8 ноябрь,”Әкият” мәдәни үзәгендә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы 60 еллык юбилеен билгеләп узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул чарага җыелган кунакларны сәламләде:

-Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы башкалабыз Казанда һәм Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда халкыбызның югары зәвыкле сәнгатен таныта. Әле шушы көннәрдә Төркиядә узган халыкара төрки мәдәниятләр фестивале кысаларында да Раушания Сәүбәнова һәм аның кул астында эшләүче талантлы мөгаллимнәре милли рухыбызны, сәнгатебезне югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр, – диде Данис Шакиров.

Данис Шакиров техникум коллективына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк  тапшырды.

Халык сәнгате һөнәрчелеге һөнәри лицее буларак 2011 елда 40 нчы һөнәр училищесын һәм 34 нче һөнәри лицейны үзгәртеп кору һәм кушу нигезендә ачыла, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Әлеге техникумның ишеген ачып керүгә үзеңне сәнгать дөньясында итеп хис итәсең. Биредә дизайнерлар, рәссамнәр, зәркәнчеләр һәм башка кеше тормышына кирәкле һөнәрләр үзләштерелә. Конкурс-фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар, югары категорияле педагоглар белем бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*