«Без татарча сөйләшәбез, без Татар балалары!”
Туган телебезне яратып, хөрмәтләп, ана телендә рәхәтләнеп аралашучы милләт балаларын күреп күңел шатлана. Мондый оныклар тәрбияләгән әби-бабайларга, ул-кызлар үстергән әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Туган телебездә матур итеп сөйләүче нәни дусларыбыз өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында махсус «Без татарча сөйләшәбез, без Татар балалары!” дигән рубрика булдырдык. Таишевлар: Ләйлә, Гомәр.