tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан
Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева татар мәдәнияте юнәлешендә эшләүче хезмәткәрләрен котлап җылы теләкләрен юллады. Алар быел күп уңышларга ирештеләр. Төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Үз тормышларын татар мәдәниятенә һәм татар телен саклауга багышлаган коллегаларыбыз Айгөл Гәрәева, Зөһрә Тимергалиева, Фәүрия апа Ниязова, Сөнгатулла Бекенин, Хәсән Хучашев турында җылы сүзләр яңгырады. Алар быел өлкә күләмендә узган Халык сәнгате фестивалендә, шәһәр күләмендә узган шигърият бәйгесендә җиңү яуладылар.

Шәһәр күләмендә узган шигърият конкурсында татар теле түгәрәген алып баручы Зөһрә Тимергалиеваның укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай, җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның шигырьләрен сөйләп дипломнар белән бүләкләнделәр. Сигезенче өлкә күләмендә узган “Халык сәнгате” бәйгесендә Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән “Телне саклау шартлары”шигырен сөйләп өченче урын лауреаты дипломына лаек булды. Ниязова Фәүрия апа Ирек Махияновның “Әнием” шигырен сөйләде. Ул икенче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнде. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы Фәүрия апа Ниязова быел алтмыш яшен билгеләп үтте. У өч ул үстерә, бүгенге көндә тугыз оныгының яраткан әбисе. Бу бәйгедә катнашкан оныгы Айдар Ниязов вокал жанрында өченче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Татар халык җырларын башкаручы, өлкәкүләмендә танылган җырчы Хәсән Хучашев беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Иҗади эзләнүчән Айгөл Гәрәева Галия Абайдуллинаның “Туган җирем”шигырен сөйләп беренче урын лауреат дипломына лаек булды.

Ул:”Мин Казанда туып үстем .Кече яшемнән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый идем. Казанда Сабантуйларын да алып бардым. Шигырьләрне сәнгатьле, хисле сөйләргә өйрәткән укытучыларыма, әниемә рәхмәтләремне юллыйм. Ул минем беренче критик иде. Россиянең халык артисты , Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Гаилевна Кустабаеваны җылы сүзләрем белән искә алам. Ул мине җиденче класста укыганда күреп фестивальләрне, бәйрәмнәрне алып баручы итеп куя иде. Мин аның канаты астында зур сәхнәгә чыктым дип әйтә алам.Үз телемә тирән мәхәббәт уяткан , башка телләрне, диннәрне хөрмәтләргә өйрәткән Әсмәбикә әбием булды. Мин шигырьләремне, уңышларымны аңа сөйли идем.Төмәндә узган гала концертта беренче мәртәбә катнаштым.Оештыручыларга рәхмәтләремне , җылы теләкләремне юллыйм,”-дип сөйләде.

Нәфис сүз, җыр, шигырьләр аркылы халыкка милли кыйммәтләребезне җиткерүчеләр мактау сүзләренә лаеклы. Себер татар мәдәният үзәгенең талантлы иҗади һөнәр ияләренә, җитәкчеләренә бетмәс илһам , уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*