Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Фарисов үзләренең тулаем дистанцион эшләүгә күчүе турында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Без менә нәрсә эшләдек. Атна ярым элек үк берничә киңәшмә җыеп, барысын да кисәтеп куйдык. Әзерләнергә кирәклеген һәм бу хәлләрнең җитдилеген ассызыкладык. Барысын да өйдә утырырга өндәдек», — диде Фәрит Фарисов.
«Калганнар бөтенесе дә өйдән компьютерларда эшли. Безнең сайтыбыз эшли, үзебез дә һәрвакыт элемтәдә. Иң мөһиме без кешеләрнең күңелен төшермәү өчен дә көч куябыз. Безне вирус та, күңел төшенкелеге дә җиңәргә тиеш түгел. Без качмадык, төрле социаль челтәрләр аша элемтәдә торып эшләвебезне дәвам итәбез бернигә дә карамый. 2 секретарь эшләгәндә, берсе ял итә», — дип сөйләде Фәрит Фарисов.