Мәскәүдә беренче тапкыр төрки халыклар өчен зур ифтар оештырылды. Дини җыенны Мәскәү татарлары “Штабы” үткәрде. Чара “Бердәм илнең бердәм халкы” чакыруы белән узды.
Ифтарда татар, кумык, үзбәк, казах, әзербәйҗан, төрек, ногай, уйгыр һәм башка халыкларның Мәскәүдәге милли җәмгыятьятләре вәкилләре катнашты. Шулай ук Әзербайҗанның Россиядәге илчелегеннән, Россиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгыннан вәкил бар иде.

“Узган елның көзендә Мәскәүдә Кырым татарлары җәмгыяте төрки халыкларның концертын оештырган иде. Шунда башкалада төрки халыкларны алга таба да берләштерү фикере туды. Һәм менә изге Рамазан аенда җыелырга уйладык. Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз”, диде меценат Рөстәм Ямалеев.

Татар “Штабы”ның төрки халыкларны берләштерү өлкәсендәге эшчәнлеген Россия Дини җыелышы рәисе, Иҗтимагый Палата әгъзасе мөфти Әлбир Крганов та билгеләп узды.
«Эшегезнең кыйммәте шунда – сез дәүләт кушканга гына эшләмисез, бу эшне тарих, җан чакыруы белән башкарасыз. Россиядә 200ләп милләт яши. Бу Россиянең зур байлыгы булып тора. Алга таба һәрберебез бу байлыкны сакларга һәм үстерергә бурычлы” -, дип саный мөфти.

“Ләкин соңгы вакытларда Россиядә телләргә һөҗүм бара. Мин бу хәрәкәт туктатылыр һәм Россия халыклары, шул исәптән төркиләрнең милли мәгариф системасы ныгыр дип ышанам” -, дип белдерде Нәзиф Мириханов.
Ифтар ахырында төрки халыкларның вәкилләре телне, мәдәниятне югалту, төркилекне саклау проблемаларына тукталып киттеләр. Шулай ук уртак эшләрне күбрәк башкару турында да фикер алыштылар.
Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге