tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була
Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була

Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була

Композитор Сәйяр Хәбибулинның 90 яшьлегенә багышланган «Эзләдем, бәгърем, сине» концерты 7 февральдә Мәскәүдә, Татар мәдәният үзәгендә узачак. Концертның исеме «Эзләдем, бэгрем, сине» җырыннан, композиторның визит карточкасыннан башлана. Беренче булып аны легендар Илһам Шакиров башкарды.

Композитор Сәйяр Хәбибулин гомере буе иҗат иткән. Ул татар җырларына илле лирик көй язган.

Концерт Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев катнашында узачак.

Юбилярны сәхнәдә шулай ук Татарстанның атказанган артистлары — Роза Хәбибуллина, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илдар Сәлахов, Әлфин Әхмәтҗан; Сөмбел Билалова, Гөлчәчәк Галәмова, Илнур Фәсхетдинов, Тәлгать Хасенов җитәкчелегендәге «Этносаунд» төркеме котлаячак.

Концерт кичке сәгать дүрткә планлаштырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*