tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт сагында халкыбыз уңганнары
Милләт сагында халкыбыз уңганнары

Милләт сагында халкыбыз уңганнары

Сургутта коммерцияле булмаган оешмалар бик зур күләмгә ия булган социаль проектлар күргәзмәсен тәкъдим итте. Анда Сургутның социаль, яшьләр, спорт, хәйрия юнәлешләрендәге 40тан артык шәһәр иҗтимагый оешмасы һәм милли-мәдәни автономияләре катнашты. Бу проектларны шәһәр халкы һәм кунаклары «Сургут Сити Молл» сәүдә үзәгендә күрә алды. Чара шәһәр хакимияте, Сургут шәһәрендә яшәүче Халыклар Дуслыгы йорты үзәге белән гамәлгә куелды.

– Бу проект ел саен кабатланып килсә дә, быелгы формат бераз үзгәрәк булды. Бу чараны оештыруның төп максаты, комерцияле булмаган социаль оешма-проектларның эшчәнлеген Сургут халкына гына түгел, шәһәр кунакларын да җәлеп итү максатыннан, шәһәребезнең иң зур сәүдә үзәге “СИТИ МОЛЛ”да оештыруны кирәк, дип санадык. Без катнашучыларның үз казанышлары турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләү мөмкинлеге булуын теләдек, – ди, чараны булдыручы, Халыклар Дуслыгы йорты житәкчесе, Сургут шәһәре Думасы депутаты, Леснова Ольга Валерьевна.

Әлбәттә, мондый чараның булуын белгәч Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты бик теләп кабул итте. Быелгысы елны да читтә калмадык. Шәһәр халкына, милли бәйрәмебез булган “Сабан туй” проектын тәкъдим иттек. Күргәзмә тулы килеш кызларыбызның кич утырып чиккән кул эшләнмәләре, милли ашлары белән бизәлгән иде. Халык бик яратып кабул итте.

Оешма активларына зур рәхмәтләребезне әйтәбез, киләчәктә дә уңышлар, рухи көч теләп калабыз. Үз көчләре белән татар халкының данын яклап, шәһәр халкын яратып, оештырылып торган чараларда бик теләп катнашкан кызларыбыз.

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*