tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар
Йолдыз авылы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар

Йолдыз авылы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар

Бүген, 29 ноябрь, Курган өлкәсенең Йолдыз авылы делегатлары өчен мәдәни программа оештырылды. Делегатлар арасында: Эльвира һәм Кәлимулла Миңнегәрәевләр, укытучы Гөлсимә Байтирәкова һәм мәктәп укучылары.

Кунакларга Казан буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында алар Казанның истәлекле урыннары, тарихы һәм күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүмат алдылар. Шулай ук делегатлар Апанай һәм Мәрҗани мәчетендә булдылар.

Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карау планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*