tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 5 ел тәртип сагында
5 ел тәртип сагында

5 ел тәртип сагында

Сергачта яшәүче грибанлы Айдар Хафизов Ватаныбыз кар­шында хәрби бурычын үтәп кайткач ук, Россия эчке эшләр министрлыгының “Сергачский” муниципальара бүлегенә эшкә килә һәм менә бишенче ел инде биредә намус белән хезмәт итә. Бүген ул шушы полициянең Уразавыл бүлекчәсендә үз эшен зур җаваплылык һәм төгәллек белән башкарып килә.

Аның тырышлыгын күреп алып, Түбән Новгород өлкәсенең “Сер­гачский” полициясе бүлеге җитәкчесе вазифа­сын вакытлыча башкаручы Александр Абрамов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә өлкән сержант Айдар Ислям улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Бу мактау кәгазенең нигезләмәсен тәрҗемәсез тәкъдим итәбез: “За добросовестное выпол­нение служебных обязанностей, достижение высоких результатов в служебной деятельности, а также за успешное выполнение особо сложных и важных задач”, – дип дәлилләнгән яшь полиция хезмәткәренең Рәхмәт хаты.

Хезмәтчән баскычта күтәрелер өчен, Айдар читтән торып югары белем алырга җыена һәм без аңа һәр башлангыч эшендә уңышлар гына телибез. Өендә сөйгән җан юлдашы  ышанычлы тылы булганда, ул, һичшиксез, ният кылган планнарына ирешәчәк.

Җәмәгатьчелек тәртибе сагында торучы кәсебен сайлаганы һәм хезмәтчән вазифасын вөҗданына тап төшерми башкарып килгәне өчен, без аңа бүген олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм яшьтәшләренә бу өлкәдә үрнәк булып тору­ын телибез.

“Сергачский” поли­циясе бүлегендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган тантаналы җыелышта үзара эшлекле хезмәттәшлек өчен “Туган як” газетасы редакциясен дә Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Тукган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*