tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмәрдән мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дигән бәйрәм концерты узды
Шәмәрдән мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дигән бәйрәм концерты узды

Шәмәрдән мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дигән бәйрәм концерты узды

Шәмәрдән мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дигән бәйрәм концерты узды.Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгаттә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мәшәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар.

Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*