«Милләтебез хәзинәләре» балалар җәйге лагереның профильле сменасы быел дистанцион формада узачак.
Әлеге профильле смена Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү өчен оештырыла. Лагерьга 10-17 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.
Чараның программасында татар теле дәресләре, мастер-класслар, татарлар тарихы белән танышу. Шулай ук балалар өчен дистанцион формада күңел ачу программасы да оештырылачак: иртәнге зарядка, кичке чаралар, яшьтәшләре, башка катнашучылар белән чатларда аралашу һ. б. күрсәтелгән.
Сменаның озынлыгы: 7 көн. Һәр катнашучы көн саен онлайн режимда 2,5 сәгатьтән артык вакыт уздырачак.
Татар теле дәресләре «Ана теле» онлайн-мәктәбе белән берлектә дистанцион формада узачак. Балалар татар теле нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм киләчәктә дә өйрәнүне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә алачаклар.