tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин оештырган чатыр белән танышты
Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин  оештырган чатыр белән танышты

Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин оештырган чатыр белән танышты

Бүген Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасы узды. Рәсми ачылыштан соң тарихи комплекс территориясендә урнаштырылган чатырларда очрашулар дәвам итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Василь Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин оештырган чатыр белән танышты. Монда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар хакында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*