tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләдә Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклен тәкъдим иттеләр
Минзәләдә Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклен тәкъдим иттеләр

Минзәләдә Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклен тәкъдим иттеләр

2020 ел бөтен илебез һәм республикабыз өчен әһәмиятле ел булды – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы. Шул уңайдан, Минзәлә районы Тауасты Байлар мәдәният йортында эшләп килүче “Нур” театр коллективы Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклен Минзәлә мәдәният сараенда халыкка тәкъдим итте.

Әлеге коллектив 1990 елдан бирле эшләп килә. 2007 елда халык театры дигән исем алды. Коллективның житәкчесе – атказанган мәдәният хезмәткәре Гайниева Мөслимә.

Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2020 елда коллектив Шамил Зиннуров исемендәге Xнчы төбәкара “Идел йорт” театр фестивалендә беренче урынга лаек булып 100 мең акчага сертификат белән бүләкләнде.

Беренче ролен башкаручы, гимназия укучысы Лилия Галимҗанованың сәхнәдә басып торуы яшьләребез арасында туган телебезнең югалмый саклануын дәлилли.

22нче гыйнвар көнне “Нур” халык театры Тукай районы Күзкәй мәдәният йортында әлеге спектакль белән чыгыш ясады. Чара тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырылды. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте, рольләрне башкаручыларны чәчәкләргә күмде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*