tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга БИАны гамәлгә куючылар советы утырышында ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга БИАны гамәлгә куючылар советы утырышында ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга БИАны гамәлгә куючылар советы утырышында ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды

Бүген Казанда Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Совет эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов, шулай ук БИА ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов, БИА укытучысы Әл-Заһрави Мөхәммәд Әйман, академиянең Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге тәрҗемәчесе Әбу Гриеканах Алиа Сәлим Эслаим катнашты. БИАны гамлгә куючылар советы эшенә видео-конференц элемтә буенча Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Администрациясе җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдинов кушылды. Җыелыш Илфар хәзрәт Хәсәнов рәислегендә узды.

Утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе мөфти Камил хәзрәтнең ислам фәннәре докторы дини дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклау нәтиҗәләрен карау һәм раслау белән бәйле иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин 11нче октябрьдә Болгар ислам академиясендә докторлык диссертациясен яклады. Мөфтинең фәнни тикшеренү темасы илебезнең заманча дини фикере өчен иң актуаль һәм әһәмиятле темаларның берсе булып тора: “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше”. Татарстан мөселманнары башлыгының татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендә күпьеллык гамәли эшчәнлеге, татар халкының Коръән бастыру традицияләрен торгызу һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре буенча проектларны тормышка ашыруы татар дин белгечләренең XIX–ХХ гасыр башында Коръән фәннәренә керткән өлеше турындагы тулы кыйммәтле тикшеренүләре нигезенә салынды. Шул рәвешле, дөньякүләм ислам фәненә беренче тапкыр системалы рәвештә татар галимнәренең эшчәнлегенә анализ тәкъдим ителде, чөнки хезмәт гарәп телендә башкарылган һәм язылган. Ул шулай ук хәзерге Россия ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәфнең расмы буенча беренче фәнни хезмәт тә булып тора.

Бүген утырыш барышында Камил хәзрәткә “Коръән фәннәре” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды. Документны ул Болгар ислам академиясе остазы, шәех Әл-Заһрави Мөхәммәд Әйман кулыннан алды. Җыелышта катнашучылар мөфтигә ихлас теләкләрен җиткерделәр һәм аны югары дини дәрәҗә бирелүе белән тәбрикләделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*