Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте
Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте

Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте

Журналист, кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр турында нәфис фильм төшерү өчен акча җыю максатыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Фильм язмышына бәйле планнарын ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән дә уртаклашты.
Режиссерның мөрәҗәгатендә: «Без бергәләп халык киносы төшерә алабыз. Һәр катнашучының исеме титрларда күрсәтеләчәк, ә интернет-мәйданчыгында акчаларның кайда тотылуы хакында отчет урнаштырылып барачак», – дип язылган.

«Минем Казанга кайтып Муса Җәлил турында кино төшерү проекты белән йөри башлавыма бер ел булды. Мин мәгълүматны Германиядә 10 ел тупладым. Сценарийны ике ел яздым. Фильм дүрт илдә – Франция, Россия, Польша, Германиядә төшереләчәк. Кино проекты 400 млн сум тора. Зур тарихи кино өчен бу кечкенә сумма. Хәзерге вакытта сметага экспертиза үткәрелә», – диде Нәсүр Юрушбаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Нәсүр Юрушбаев краудфинанслауга зур өметләр баглавы турында әйтә. «Халык белән сөйләшергә кирәк. Халыктан да зур көч юк. Түрәләр киләләр дә китәләр, халык мәңгелек. Традицияләр, риваятьләр, җырларыбыз мәңгелек. Әйдәгез, шушы киноны төшереп, бөтен дөньяга без булдырабыз икәнен күрсәтик!» – ди ул.

  • Нәсүр Юрушбаев тумышы белән Пермь якларыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Гомеренең күп елларын Германиядә яшәгән. Нәфис һәм документаль фильмнар авторы. Соңгы эшләренең берсе – «Нигез йорт» кыска метражлы нәфис фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты. Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме – «77 адым»

Нәсүр Юрушбаевның проектын халык шагыйре Разил Вәлиев тә югары бәяләде. Ул татар халкына мондый фильмнарның кирәклеген әйтә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*