tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәүрүз”, “Әмәл”–дуслык, татулык бәйрәме
“Нәүрүз”, “Әмәл”–дуслык, татулык бәйрәме

“Нәүрүз”, “Әмәл”–дуслык, татулык бәйрәме

“Нәүрүз” – язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган борынгы бәйрәм. Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә торган Нәүрүз бәйрәме Тубыл шәһәренең базар мәйданында 22 нче мартта үтте.

Бәйрәм сәхнәсеннән Тубыл шәһәре татар милли мәдәни автономисе рәисе Нурилә Шамратова, себер татарлары автономисенең башкаручы директоры Нәсимә Корманова, шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе, шәһәр иҗтимагый палатасы әгъзасы Айсылу Юнысова бәйрәм кунакларын котладылар. Айсылу ханым башкаруында җыр бүләге яңгырады. “Нәүрүз” сәхнәләштерелгән күренешләр белән бизәлеп барды. Бәйрәмгә килгән балалар белән уеннар үткәрелде. “Нәүрүз” бәйрәме сәхнәсеннән дәртле татар биюләр башкардылар, рус, татар, үзбәк телләрендә җырлар яңгырады, себер татар мәдәният үзәге һәм шәһәр артистларының җырлы-биюле сәхнәләштерелгән  чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Интерактив программа “Такмаклар-баттл”, гореф-гадәт йолаларыбызны искә төшергән “Нәүрүз килә-яз килә” фольклор-уен программасы, себер татар халкының йоласы ”Садака” чәчүне күрсәтү программасы, “Ачык икенче регионара ”Спецназ” көч экстримы ярышлары” да оешкан рәвештә, күңелле үтте. Балалар бик теләп сәләтләрен күрсәттеләр.

Көн язгы кояш нурлары белән тамашачыларны, оештыручыларны сөендермәсә дә бәйрәм үткәрелгән мәйданда күргәзмәләр оештырылды, милли камыр ризыклары сатылды. Бәйрәм кунаклары, тамашачылар декоратив-гамәли күргәзмәләрне, шәһәр осталарының кул эшләрен карадылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*