tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар егете Рөстәм Шакеров – чагыштырма энергетика хокукы өлкәсе докторы
Нижгар егете Рөстәм Шакеров – чагыштырма энергетика хокукы өлкәсе докторы

Нижгар егете Рөстәм Шакеров – чагыштырма энергетика хокукы өлкәсе докторы

Өлкәдә бердәнбер татар телле басма булганга, “Туган як” газетасы белән кызыксынып, аның белән якынрак танышу максатыннан редакциягә илебезнең кайсы гына почмагыннан килүчеләр юк. Әлбәттә, кунаклар өчен редакция ишекләре һәрвакыт ачык, сый-хөрмәт, киңәш бирү һәм ярдәмләшү дә килгән кеше өчен җитәрлек.

2020 ел көзендә “Туган як”та кунакка тамырлары белән Нижгар якларыннан булган, Мәскәүдә яшәүче бер төркем татар егетләре һәм кызлары килеп, редакциябезнең тарихы, бүгенге тормышы, эшчәнлеге турында байтак мәгълүмат алды. Ә бүген сүз шушы очрашуда танышырга насыйп булган өметле егет Рөстәм Шакеров турында.

Аның ыруг тамырлары Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә, Рбишча, Өчкүл авылларына барып тоташа. Кече яшьтән Рөстәм шунда яшәгән әби-бабайлары кул астын­да тәрбияләнеп, татар телен, мил­ли гореф-гадәтләребезне өйрәнеп үсә. Мәктәптән соң Мәскәү дәүләт юридик университетын уңышлы тәмамлый, илебезнең алдынгы югары уку йортларының берсендә студент­ларга белем бирә башлый. Актив по­зицияле егет иҗтимагый эшчәнлектә дә актив катнаша – Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, Яшьләр советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2018 елда өлкә үзәгендә беренче тап­кыр узган “Нижгарфорум”ның да төп оештыручыларының берсе ул. Ә күптән түгел милләттәш егетебез илебездә беренче татар буларак, Чагыштырма энергетика хокукы өлкәсе докторы исе­мен яклады. Махсус диплом аңа рәсми рәвештә 10 июнь көнне Мадридта (Ис­пания) тапшырылды (фотода).

Моңа ирешү юлын Рөстәм түбәндәгечә билгеләде:

“Барысы да 2015 елда университетны тәмамлаганнан соң башланды. Энер­гетика хокукы институтының берен­че һәм бердәнбер чыгарылышында булдым һәм нәкъ шул вакытта, тор­мышыма мөһим үзгәрешләр кертү максаты белән, илебездә энергетика хокукын үстерү юлына бастым. Дис­сертация тикшеренүемнең темасы – “Нефть һәм аның продуктлары белән биржа сәүдәсен хокукый җайга салу” иде. Илебездә урнашкан соңгы вакый­галар сәбәпле чикләр ябылуга кара­мастан, мин Испаниягә килә алдым. Үз чыгышымны биш телдә – татар, рус, гарәп, испан һәм инглизча ясадым һәм, ниһаять, тырышлыгым нәтиҗәсе итеп миңа диплом тапшырылды. Хыялым тормышка ашты, мин чиксез шат.

Бу дөньяда максималь көч куеп, авырлыкларга бирешмичә алга барсаң гына зур уңышларга ирешеп була. Әйе, уңышсызлыклар да очрый, әмма баш­ланган эшне ахырына җиткергән кеше генә җиңә”, – дип уртаклашты Рөстәм.

Нижгарлы милләттәш егетебезне шушы дәрәҗәле исеме белән кот­лыйбыз! Башлаган эшен ахырына кадәр, кыю адымнар белән алга алып баруын, берүк вакытта телебезне, милләтебезне, әби-бабайларыбыздан калган мирасыбызны барлау, аны саклап калу юнәлешендәге эшен дә дәвам итүен теләп калабыз!

Уңышлар сиңа, Рөстәм!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*